«Заречье» идарәче компаниясе директорына карата бер көн эчендә өч беркетмә төзелде

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Заречье» идарәче компаниясе директорына карата бер көн эчендә өч беркетмә төзелде. Адмиралтейский урамындагы 1нче йортта, Серп и Молот урамындагы 26нчы йортта, Чкалов урамындагы 7Б йортында яшәүчеләр аның гамәл кылмавына зарландылар.

Барлык йортлар буенча да – уртак милекне тиешенчә тотмау. Беренче адрес буенча: подвал чүпләнеп беткән, чормада пычрак һәм аңа керү ирекле, вентиляция шахтасында штукатурка коела, подъезд козыреклары деформацияләнгән, йорт цоколенең отмосткасында ярыклар бар һ.б. Калганнары буенча исемлек шундый ук тәэсирле. 

Киләчәктә һәр беркетмә буенча идарәче компания директоры ким дигәндә 50 мең сум күләмендә штраф алырга мөмкин. Ачыкланган хокук бозуларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International