Түбән камалыларның коры краннары өчен 100 мең сум

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәреннән республиканың Торак инспекциясенә шәһәр кешеләреннән озак вакыт кайнар су булмауга шикаятьләр килә. Шәһәрдә су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау озакка сузылган.

Инспекция кайнар су белән тәэмин итү өзеклекләренең рөхсәт ителә торган вакытыннан артып китү фактын ачыклады.  Хезмәт күрсәтүче "Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 3 өлеше буенча 100 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Бу инде өченче штраф.

Исегезгә төшерәбез, кайнар су бирүне өзеп тору вакыты – 1 ай дәвамында 8 сәгать (суммар), бер тапкыр – 4 сәгать, тупик магистралендәге авария вакытында – рәттән 24 сәгать.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International