Чаллы һәм казанлылар игътибарына: идарәче компанияне сайларга кирәк

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе дүрт идарәче компаниягә лицензия срогын озайтудан баш тартты:

- «ПРОДОМ» ТК» ҖЧҖ (Чаллы шәһәре),

- «УЮТНЫЙ ДВОР»  ҖЧҖ (Чаллы шәһәре),

- «ЖИЛЭНЕРГОСЕРВИС» ИК ҖЧҖ (Чаллы шәһәре),

- «РЕНЕССАНС» ИК» ҖЧҖ (Казан шәһәре).

      Баш тарту өчен нигез – Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәнең 17 пунктында каралган таләпләрне үтәмәү, атап әйткәндә: лицензияне озайту турында гариза бирү срокларын үтәмәү.

Торак инспекциясе йортларына әлеге идарәче компанияләр хезмәт күрсәтә торган Чаллы һәм Казан халкына мөрәҗәгать итеп, милекчеләрнең гомуми җыелышында фикер алышырга һәм башка идарәче компанияне сайларга киңәш итә. Әгәр үзләре сайламасалар, моны башкарма комитет эшләячәк.

Башкарма комитет идарәче оешманы сайлап алу буенча ачык конкурс үткәрергә тиеш.  Кемне җиңүче дип таныйлар, шул күпфатирлы йортлар белән идарә итәчәк.

Милекчеләрнең сайлау мөмкинлеге бар: идарәне һәм үз акчаларын ышанычлы идарәче компаниягә тапшырырга.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International