Газ торбасында су: зәңгәр ягулыксыз көн

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Икмәк заводы урамындагы 4 нче йортта бер яшәүче гаебе белән 12 октябрьдә 20 гаилә газсыз калган. Сәбәбе – газүткәргечкә су эләккән.

 Иртән йортта яшәүчеләр газ плитәләрен һәм колонкаларны кабыза алмаганнар. Авария хезмәтенә шалтыратканнар. Газ хезмәткәрләре шундук икенче подъездның зәңгәр ягулыгына керү юлын япканнар.  Тикшерү нәтиҗәсе: газ системасын су баскан. «Бер акыллысы» фатирларның берсендә колонканы алыштырганда су шлангын газ шлангына тоташтырган. Кем һәм кайда – әлегә ачыкланмаган.

Торак инспекциясе газ приборларын мөстәкыйль урнаштырырга ярамый, дип искәртә. Әгәр газ торбасының эченә су эләксә, шунда ук хезмәт күрсәтүче оешманың диспетчерына хәбәр итәргә кирәк.  Су куркыныч проблемага әйләнергә мөмкин: башта газ торбасында газ басымы төшә, аның сыйфаты начарая, иң соңгы очракларда януга яки шартлауга китерергә мөмкин.

 Икмәк заводы урамындагы йортта газ белән тәэмин итү торгызылган.

 

 ТР ДТИ матбугат хезмәт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International