Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин капиталь ремонт ясау буенча имин булмаган Чистайда һәм чираттагы тапкыр Түбән Камада булды. Монда эшләрне башкару сроклары буенча хокук бозулар бар.
Чистайда ике адрес буенча эшләр бара: Часовая урамы буенча 1нче йортта һәм Студентлар урамы буенча 21нче йортта. Беренче йортта үтәлеш 49% дәрәҗәсендә. Студентлар урамында – 50%. Артта калуга карамастан, көзге яңгырлар яшәүчеләргә уңайсызлык тудырмаячак. Ике адрес буенча да түбәләрне реконструкциялиләр: алар яссы, иңкү булачак. Өслек хәзер дә ышанычлы.
Түбән Камада 6 күпфатирлы йортта булдылар. Химиклар урамы, 12 Б номерлы йортта түбәне ябу сыйфаты буенча дәгъвалар бар, анда су җыела. Шул ук урамда 30нчы йортта фасад ремонтлана. Биредә яшәүче хатын, комиссияне күргәч, ризасызлыгын белдерде:
- Әле эшчеләр юк, әле материаллар юк, тирә-юнь пычрак! Төзелеш калдыклары. Салкын инде, яңгырлар башланачак, ә ремонтны әле дә эшләмәгәннәр.
Ә Чабьин урамы буенча 7 нче йортта, киресенчә, бары тик рәхмәт сүзләре генә яңгырады. Йорт буенча өлкән хатын яхшы эш һәм тиешле контроль булуын билгеләде. Монда да графиктан артта калу 45% дәрәҗәсендә. Подрядчы үзләрен фатирга кертмәгән милекчеләрне гаепли, чөнки торбаларны алмаштырырга теләмиләр.
Түбән Камада подрядчылар эшне бер атна эчендә тәмамларга вәгъдә иттеләр. Шуңа да карамастан, заказчы – капиталь ремонт буенча төбәк операторы адресына күрсәтмәләр бирелде. Материаллар «СТК Алтай» ҖЧҖ һәм «Элемент КА» ҖЧҖ, «НКС» ҖЧҖ намуссыз генподряд оешмаларын төзелеш һәм төзелеш материалларын куллану өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.4 ст. буенча административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен хәл итү өчен шәһәр прокурорына җибәрелде (штраф - 700 мең сумнан 1 млн сумга кадәр, яисә эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору).
ТР ДТИ матбугат хезмәте