Әгерҗе ИК башлыгы түшәмнән яңгыр суы үткән өчен 25 мең түләячәк

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Болытлар килгән саен, Әгерҗе кешесенең кәефе бозыла. Аның Октябрь урамындагы 7 нче йортта фатирын яңгыр суы баса. Ир-ат идарәче компаниягә күп тапкыр мөрәҗәгать иткән, ләкин сәбәбен бетермәгәннәр.

Милекченең шикаяте буенча тикшерү белән торак инспекциясе башлыгы урынбасары – Алабуга районара инспекциясе башлыгы Лилия Фионова урынга чыкты.

Милекче зарланган нәрсәләрнең барысы да расланды. Түбә һәм чормадагы тәртип бозулар ачыкланды, һәм бу су басуга сәбәп булган да.

Мөрәҗәгатьләргә битарафлык күрсәткән һәм йортны карап тотуда булган хокук бозулар өчен  «Төзелеш-монтаж предприятиесе-184»  ИК ҖЧҖ башлыгы Административ хокук бозулар турында РФ  кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 25000 сум күләмендә штраф салынды.                    

 Булган хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Инспекция контролендә.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International