Чаллының тагын бер идарәче компаниясенә штраф салынды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Чаллы кешесе «Строим будущее» идарәче компаниясенең гомумйорт милеген тоту буенча эшсезлеге белән килешмәгән һәм Торак инспекциясенә шикаять белән мөрәҗәгать итте.

 Инспектор Фоменко урамындагы 64 нче йортта булды. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар расланды: подвалны канализация агынтылары белән су баскан, юеш, канализация исе дезинфекция исе белән катышкан. Ягъни санэшкәртү үткәрергә тырышып караганнар, ләкин подвалны корыган канализация калдыкларыннан чистартмаганнар.

Гомуми файдаланудагы урыннарны тиешенчә карап тотмаган өчен «Строим будущее» ИК ҖЧҖ генераль директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 50 мең сумлык штрафка тартылды. Ә идарәче компаниягә киләчәктә закон бозуларга юл куймау һәм контрольне көчәйтү турында күрсәтмә бирелде.

Әгәр алга таба да ИК йортның киләчәген шулай төзесә, җитди чаралар күреләчәк.

        

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International