Өйдәге чүп-чар өчен – штраф!

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Пычрак подъезд, тулы чүп контейнерлары нәрсә ул – моны беркемгә дә аңлатырга кирәкми. Тәртип өчен идарәче компания җавап бирә. Ләкин кайчак җавап бирә, ә кайчак - юк шул. Алабугада Тынычлык урамы буенча 50 нче йорт моның ачык мисалы булып тора.

Идарәче компаниянең чүп контейнерларын урнаштыру һәм аларны тоту кагыйдәләрен системалы рәвештә бозуы милекчеләрдә ризасызлык тудырган. Шәһәр халкы антисанитариягә һәм истән зарланалар, әмма «Домоуправ-3» ИК ҖЧҖ гамәл кылмаган.

Биредә яшәүчеләр Алабуга районара торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды.

Чүп-чар подъездның чүп җыю камерасында туп-туры идәндә җыелып барган. Ягъни яшәүчеләр чүп үткәргечкә пакетлар ташлый, алар контейнерга түгел, ә идәнгә төшә. Килеп төшү көченнән пакетлар шартлап ертыла торган булганнар. Бөтен камера буйлап каты көнкүреш калдыклары аунап ята, һәм шуның нәтиҗәсе буларак антисанитария, түзә алмаслык ис таралган. Ә контейнерлар урамда, чүп җыю камерасы ишеге каршында тора. Чөнки алар анда сыймый, йортның габаритлары буенча проект таләпләренә җавап бирмиләр.

ИК чүп җыю камерасы бүлмәсен дә, баскыч катларында урнаштырылган йөкләү клапаннарын да вакытында җыештырмаган.

Исегезгә төшерәбез, чүп-чар чүп җыю камерасында турыдан-туры контейнерларга җыелырга тиеш.  Гомумйорт мөлкәтен карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен «Домоуправ-3» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 25 000 сум штраф салынды.

 Күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International