Студентлар урамындагы 21нче йортта яшәүче чистайлыларга зәңгәр ягулык кайтарылды. 15.45 сәгатьтә шәһәрнең авария-диспетчерлык хезмәтенә газ чыгып торуы турында мөрәҗәгать алына. 15 минуттан газ хезмәткәрләре йортны газдан өзәләр.
Монда соңгы техник хезмәт күрсәтү бер ел элек үткәрелгән булган. Быел йорт реконструкцияләнә. Әмма төтен юлларын һәм вентканалларны капиталь ремонтлаганнан соң, тарту көче юкка чыккан. Авария хезмәте билгеләгәнчә, проблеманың сәбәбе – чүпләнү.
Идарәче компания хезмәткәрләре төтен чыгару юлларын һәм вентканалларны чистарттылар, барлык 60 фатирны да йөреп чыктылар. Тарту көче бар. Акт нигезендә төн уртасында диярлек яшәүчеләргә газ белән тәэмин итүне торгызганнар.
ТР ДТИ матбугат хезмәте