Автокалада яшәүче аның йортына әзерлек паспортын идарәче компания алганлыгын белгән, ләкин өйдә күп нәрсә тәртиптә түгел. Чаллы кешесе кышка әзер булуына шикләнә һәм Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә. Чаллы районара инспекциясе хезмәткәре Яшьлек проспектындагы 17 нче йортта булдылар. Мөрәҗәгать итүченең барлык дәлилләре дә расланды.
Инспектор подвалдагы инженерлык җиһазлары конструкцияләренең төзек булмавын, җылылык пунктында кайнар су белән тәэмин итү торбаларындагы, шулай ук җылылык белән тәэмин итүнең кайбер урыннарында җылылык изоляциясе булмавын һәм коррозия булуын ачыклады. Алга таба – җылылык пунктында дымлылык һәм чүп-чар, подвалда – чүп-чар, подъезд тәрәзәләрендә тоткалар юк, 7 нче подъездда стеналардан буяу коела, 5 нче катта су үтү эзләре һәм башкалар.
Барлык хокук бозуларга карамастан, күпфатирлы йортның кышкы чорда файдалануга әзерлеге паспортына 7 августта кул куелган.
Күпфатирлы йортны кыш көне файдалануга әзерләгәндә лицензия таләпләрен бозган өчен «Челныстройремонт» ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 50 мең сум штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
ТР ДТИ матбугат хезмәте