Татарстанның Торак инспекциясе торак-коммуналь хуҗалык системасында кадастр номерларын урнаштыру буенча муниципалитетлар рейтингын төзеде.
Бүгенге көндә кызыл зонада торак-коммуналь хуҗалык системасында аерым торак төзелешләренең кадастр номерларын урнаштыру проценты иң аз булган 10 муниципаль берәмлек урнашкан. Антилидер булып Казан тора – йортларның 79,45% буенча кадастр номерлары кертелгән.
Элек бу позицияне озак вакыт Әлмәт районы биләгән иде, әмма башкарма комитетта эш активлашкан, йортларның 91,07% буенча кадастр номерлары кертелгән. Шулай булгач, район кызыл зонадан чыкты.
Артта калучылар арасында: Актаныш (81,27%), Биектау (81,56%), Мамадыш (82,15%), Лаеш (84,19%), Әлки (85,80%), Кайбыч (86,28%), Югары Ослан (88,03%), Нурлат (88,05%), Лениногорск (88,14%)%).
Алабуга районы – 100%, Теләче районы – 99,98%.
ТР ДТИ матбугат хезмәте