Сезнең ТМШмы? Махсус счетны контрольдә тотасызмы?

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Зинина 3» торак милекчеләре ширкәте рәисен административ хокук бозуда гаепле дип таптылар. Хатын-кыз капиталь ремонтка җыелган сумма турындагы мәгълүматны яшергән.

     Зинин урамындагы 3 нче йорт хуҗалары күршеләрен рәис итеп сайлаганнар һәм аңа капиталь ремонт өчен акча туплауны ышанып тапшырганнар. Нәкъ менә рәис милекчеләрнең кертемнәре күчерелә торган махсус счетның хуҗасы булып тора.

   Һәр ай саен, 10 числога кадәр барлык счет хуҗалары Татарстан Торак инспекциясенә счетның торышы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге йортның рәисе үз бурычын игътибарсыз калдырды. Инспекция материалларны җәмәгать судына тапшырды. 

    Суд утырышында рәис һәм аның адвокаты хокук бозуны бетердек, дип белдерделәр. Әмма факт бар, һәм суд, материалларны карап чыгып, ТМШ рәисен гаепле дип таныды һәм аңа кисәтү рәвешендә җәза билгеләде.

     Татарстанның Торак инспекциясе татарстанлыларга капремонт өчен махсус счетның торышын тикшереп торырга киңәш итә. Мондый мәгълүмат алу хокукы РФ Торак кодексының 177 ст. 7 өлешендә каралган.  Сезнең таләпләр буенча счет ачылган банк барлык операцияләр турында мәгълүмат бирергә тиеш. Гаризага милек хокукын раслый торган документны теркәп куярга кирәк.

   Үз тупланмаларыгызны контрольдә тоту сезнең акчаны максатчан файдаланмаудан саклаячак. Мисал өчен, идәндәге плитканы яки подъезддагы тышкы ишекне алмаштырырга кирәк, ди. Болар барысы да – агымдагы ремонт, гомумйорт милеген карап тоту, ә махсус счет йортны капиталь ремонтлауга гына каралган.

   Шуны аңлау мөһим: капиталь ремонт – әһәмиятле һәм кыйммәтле чара. Гомуми казнаны озак вакыт тупларга кирәк, шуңа күрә дөрес финанс планын, кертемнәр күләмен, инфляцияне һәм төзелеш материалларының кыйммәтләнүен исәпкә алырга кирәк.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International