Сак булыгыз: тикшерү урынына яңа счетчик?

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Сезгә шалтыратып, тикшерүне көтеп тормыйча гына, электр счетчигын символик түләүгә алмаштырырга тәкъдим иттеләрме? Сак булыгыз: мошенниклар! Исәпкә алу приборларын хезмәт күрсәтүче оешма гына урнаштыра һәм бушлай.

 Электр энергиясен исәпләгечләрнең, башкалары кебек үк, хезмәт итү вакыты бар. Прибор паспортында аны тикшерү вакыты күрсәтелгән. Һәм тикшерүне күрсәтмәләр төгәл булсын өчен үткәрергә кирәк. Шуңа күрә счетчик эш хәлендә булганда документны сакларга кирәк.

Игътибар итәбез,  «Татэнергосбыт» тикшерүләр аралыгыннан чыккан яки ватылган электр энергиясе счетчикларын бушлай алмаштыра.

Торак инспекциясе киңәш итә: берәр нәрсә эшләгәнче, хезмәтләр белән тәэмин итүче оешма сайтында «Электр счетчикларын урнаштыру, алмаштыру һәм тикшерү» бүлегендә мәгълүматны тикшерегез.  Ә тагын шалтыратучыдан счетчигыгызның номерын яки шәхси счет номерын сорагыз. Бу хакта сез һәм компания хезмәткәре генә белә.

  ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International