Татарстанның Торак инспекциясе булачак юристларны практикага көтә. Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин РФ ЭЭМның Казан юридик институты студентлары белән очрашты.
Югары уку йортына кергәндә, залдагы егетләр һәм кызларның берсе дә Инспекциядә карьера перспективасы турында уйлап карамаган. Адвокат, нотариус, медиатор, судья, тикшерүче.... Юрист дипломы белән мөмкинлекләр күп. Тагын бер һөнәр – торак инспекторы турында да белделәр.
Энергия, яшь максимализм, идеалга омтылу, үзсүзлелек – болар барысы да татарстанлыларның бозылган торак хокукларын яклауда кирәк булачак. Янәшәбездә яшәүчеләрнең барысының да, метрода барабыз, кибеттә касса янында басып торабыз... Һәркемнең дә сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр алырга хокукы бар. Һәм монда, Инспекциядә, берничә вариант бар: өйләрне тикшерү, хокук бозуларны ачыклау, җаваплылыкка тарту яки судта татарстанлыларның хокукларын яклау.
Булачак юристлар алдында Инспекция башлыгы гына түгел, ә коллега – юрист та чыгыш ясады. Александр Тыгин студентларга 10 ел дәвамында республика Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итүе турында сөйләде.
Студентларны практикага чакырдылар. Һәркемнең тәҗрибәле остазы һәм эшкә урнашу мөмкинлеге булачак. Баш инспектор акчалата тәэмин итүгә зур өметләр багламагыз дип дөресен әйтте. Тәҗрибә, абруй, димәк, зур перспективалар, карьера үсеше булачак.
Студентлар белән очрашулар дәвам итәчәк. Булачак юристларны үзебезгә практикага чакырабыз. Республика югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлеккә өметләнәбез, чыгарылыш студентларны көтеп калабыз.
ТР ДТИ матбугат хезмәте