Күршеләргә эссе, ә сезнең батареялар бераз гына җылымы? Ел саен җылытуны башлап җибәргәндә Татарстанның Торак инспекциясенә шикаятьләр агымы килә. Барысы да диярлек бер-берсен кабатлый: идарәче компания эшләми, чаралар күрегез!
Әлбәттә! Кергән барлык мөрәҗәгатьләр Инспекция контролендә. Әмма күпфатирлы йортларны җылыту системасы бик катлаулы, һәм һәрвакытта да һәм бөтен җирдә дә барысы да шома бармый. Нечкәлекләр була, системаны җайга салу өчен вакыт кирәк. Бу вакытта идарәче оешма белән элемтәдә булырга кирәк. Диспетчерга шалтыратыгыз, заявка бирегез. Бу вакытта янә кайнар линияләр эшли башлый, республиканың Торак инспекциясе дә татарстанлыларның хәбәрләрен кабул итү өчен линия бүлеп бирәчәк.
Барлык проблемалар хәл ителү белән, фатирларда һава температурасы +18 °C, почмак бүлмәләрдә +20 °C түбән булмаска тиеш.
Кичә күпфатирлы йортларда җылылык белән тәэмин итү проблемалары турында «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин сөйләде. Тапшыруда көнкүреш вәзгыятьләре, җылылык булмау сәбәпләре тикшерелде. Мисал өчен, фатирда радиаторларны алмаштыру бөтен йортка ничек тәэсир итә ала, шул хакта.
ТР ДТИ матбугат хезмәте