Торак инспекциясе бистәдә 3 октябрьдән су белән тәэмин итүне сүндерү турындагы мәгълүматны тикшерә. Хезмәт күрсәтүче оешма башта авария һәм су белән тәэмин итү өзелү фактын кире какты, ләкин 4 октябрьдә Инспекция Рәхимов урамындагы 8 нче йорт янында авария хәленең булуын раслады, авария бригадасы инде урында эшли. Әмма, соңрак ачыкланганча, казанлыларның йортларында әлегә кадәр су юк, башкарма комитет су китерүне 1 тапкыр гына оештырган.
Казанлыларның су белән тәэмин итү буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтү хокуклары бозылган. РФ Хөкүмәтенең 354 нче карары нигезендә, фатирларга су өзлексез бирелергә тиеш. Салкын су белән тәэмин итүнең инженер-техник тәэмин итүнең үзәкләштерелгән челтәрләрендә авария булганда, тышкы суүткәргеч челтәрләр һәм корылмалар өчен билгеләнгән техник җайга салу турындагы РФ законнары таләпләренә туры китереп, салкын су бирүне туктатып торуның рөхсәт ителгән озынлыгы 1 ай дәвамында 8 сәгать (суммар рәвештә) һәм берьюлы 4 сәгать тәшкил итә ала.
Торак инспекциясенә күпфатирлы йортта яшәүчедән шикаять килде. Шәхси секторда вәзгыять ничек тора? Инспекция поселокта яшәүчеләрдән мөрәҗәгать көтә.
Хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затлар административ җаваплылыкка тартылачак. Әгәр өйләрегездә краннар кипкән икән, озак вакыт аварияне төзәтмиләр һәм су китермиләр икән, Татарстанның Торак инспекциясенә язуыгызны сорыйбыз.
ТР ДТИ матбугат хезмәте