Әзерлек паспорты имзаланган, ә түбәсе юк

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Казанның Кирпичников урамындагы 23 нче йортта әлегә кадәр капиталь ремонт тәмамланмаган. Ә күпфатирлы йортның җылыту чорына әзерлек паспорты ТР ТФМ ДМС системасында 6 июньдә үк урнаштырылган. Ягъни вазыйфаи затлар документны моңа нигезләре булмаган килеш имзалаган. Йортта ремонт бара, түбәсен ачканнар, ләкин аны салкыннар сынавына әзер дип тапканнар.

Әлегә кадәр түбә  җилләргә һәм көзге яңгырларга яртылаш ачык. Республиканың Торак инспекциясе срокларны үтәмәү буенча гына түгел, ә эш сыйфаты буенча да дәгъва белдерә. Беренчедән, фан торбалары (канализация очлыгы) түбә артына чыгарылмаган.  Димәк, дымлы булачак,ә салкыннарда – бозлавык. Җылыта икән – тагын дым барлыкка киләчәк. Яңартылган конструкцияләр бозылачак, юешлек тә югары катларда яшәүчеләргә күңелсезлек китерәчәк.

Икенчедән, бу конструкцияләрне сыйфатсыз материаллардан төзегәннәр. Агач атламалыкларда инде хәзердән үк кара таплар, ә юешлектән агач тагы да карая төшәчәк һәм яңадан алмаштырырга кирәк булачак. Түбә калайлары салына торган атламалыклар үзләре дә бозулар белән беркетелгән.

Гидроизоляция салуга да дәгъвалар бар – бер катлам, ике булырга тиеш, фасадны ремонтлауга, һәм тагын дистәләрчә кисәтү... «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» коммерциясез оешмасы төбәк капиталь ремонт операторына хокук бозуларны бетерү өчен материаллар җибәрелде. Тикшерү планлаштырылган.

Җылыту сезоны бу йортта да башланачак, әмма йортта яшәүчеләр урамны да җылытачак: җылыту системасы торбаларында түбәдә изоляция торгызылмаган.  Шуңа да карамастан, вазыйфаи затлар фикеренчә, йорт җылылык җибәрүгә тулысынча әзер.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International