«Эшләргә кеше юк»: торакчылар йорттагы хокук бозуларның сәбәбен аңлаттылар

2024 елның 4 октябре, җомга

Әлмәттә торакларны карап тотучылар Инспекция күрсәтмәсен үтәмәгәннәр, нәтиҗәдә Фемида штраф рәвешендә җәза билгеләде – 100 мең сум.

Инспектор Ленин урамындагы 55нче йортта бозу очракларын ачыклады һәм «ЖЭУ-3» ҖЧҖ карата ай дәвамында барысын да бетерергә: үзәк җылыту системасының җылылык изоляциясен торгызырга, дезинфекция үткәрергә һәм подвалны чистартырга һәм башка эшләрне йөкләде. Срок тәмамланды, чираттагы тикшерү – өйдә барысы да элеккечә. Инспектор беркетмә төзеде һәм материалларны судка җибәрде.

Суд утырышы барышында «ЖЭУ-3» вәкиле гаепне таныды һәм үтәмәүнең сәбәбен атады: акча юк һәм эшләүче дә юк. Судья, эш материалларын карап чыгып, карар чыгарды: идарәче компанияне гаепле дип танырга һәм 100 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде. 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International