Татарстанлылар игътибарына: ИК алмаштыру турында беркетмәләр килде

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

 Татарстанның Торак инспекциясе Бөгелмә халкына мөрәҗәгать итә: Инспекциягә лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре килде.

Җыелыш беркетмәләре нигезендә, Герцен урамындагы 111нче, Ленин урамындагы 47нче һәм 100нче, Ненастин урамындагы 55нче йортларның милекчеләре күпчелек тавыш белән үз мөлкәтләрен "Добродом" ИК" ҖЧҖ идарәче оешмасына ышанып тапшырырга карар кылганнар.

 Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Гомуми җыелышларны «Госуслуги. Дом» мобиль кушымтасы ярдәмендә уздырырга киңәш итәбез. Бу очракта беркетмәләрне ялганлап ясау мөмкинлеге юк.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International