Татарстанда җылылык җибәрүгә әзерлек

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Республика әле җылыту чорына тулысынча әзер түгел. Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин ителгән йортларның әзерлеге 99,55% дәрәҗәсендә. Артта калучылар арасында Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Питрәч һәм Чистай районнары бар. 56 күпфатирлы йорт әзерлек паспортын алмаган.

 Индивидуаль җылылык белән тәэмин ителгән йортлар 99,84% дәрәҗәсендә әзер. Артта калучылар арасында Чаллы, Мамадыш, Минзәлә һәм Чистай районнары бар.  9 йорт әзерлек паспортын алмаган.

Торак инспекциясе искәртә: йортның әзерлек паспорты булу-булмавын ТКХ ДМС аша тикшерергә була. Әгәр паспорт системада урнаштырылган, ләкин сезнең йортыгызда тәрәзәләр ватылган, подвалны су баса яки чүп-чар белән тулган, чорма ачык, тышкы ишек ябылмый икән – Инспекциягә хәбәр итегез.

Күпфатирлы йортны җылыту чорына тиешенчә әзерләмәгән өчен административ җаваплылык каралган: рәис өчен – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, торак милекчеләре ширкәтенә – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф. Идарәче оешма йортны әзерләп өлгермәсә: вазыйфаи затка штраф – 50-100 мең сум, юридик затка – 250-300 мең сум.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International