Коммуналь һәм торак хезмәтләре нәрсә ул, әгәр фатирны яңгыр суы басса яки чүп-чарны чыгармасалар, кая мөрәҗәгать итәргә – БДЮУ Казан институтының актлар залында (Россия Юстиция министрлыгының РПА) гадәти булмаган очрашу узды. Погонлы лекторларга монда күнеккәннәр, әмма бүген егетләр һәм кызлар алдында яңа перспективалар ачылды: татарстанлыларның бозылган торак хокукларын торгызу.
Булачак юристлар алдында Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы чыгыш ясады. Александр Тыгин Инспекциянең эш үзенчәлекләре, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Булачак юристлар үзләре яшь вакытта мондый проблемалар белән очрашмаган, барлык торак мәсьәләләрен ата-аналар хәл итә. Алар өчен торак инспекторы булырга, дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашырырга, торак-коммуналь өлкәдә тәртип урнаштырырга мөмкин булуы ачыш булды.
Студентларны практика узу мөмкинлеге, диплом эшләре язу кызыксындырды. Александр Тыгин, һәрнәрсәдә тәҗрибәле остазлар ярдәм итәчәк, дип ышандырды. Ә алга таба карьера үсеше перспективасы гарантияләнә. Алтын тауларны беркем дә вәгъдә итми. Әйе, башта җиңел булмаячак. Теләсә кайсы башка эштәге кебек үк. Тәҗрибә тупларга, профессионал булырга кирәк, һәм шул вакытта алга таба үсеш өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак.
Студентлар белән очрашулар дәвам итәчәк. Булачак юристларны үзебезгә практикага чакырабыз. Республика югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлеккә өметләнәбез, чыгарылыш студентларны көтеп калабыз.
ТР ДТИ матбугат хезмәте