«Казан-XXI» ИК башлыгы җаваплылыкка тартылды

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстанның Баш торак инспекторы янына Казан кешесе килде. Ул Альберт Камалиев проспектындагы 28/9 йорттагы күп санлы хокук бозуларга зарланды. Александр Тыгин йортны барып карады. Нәтиҗә: идарәче компания башлыгы берьюлы берничә норматив-хокукый актны бозган.

 Җир асты автопарковкасында һәм җылылык пунктында стеналардан штукатурка коела, төтен чыгару системасы торбалары деформацияләнгән һәм коррозияләнгән һ.б.

Вазыйфаи затка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Материаллар Казан шәһәренең Совет районы буенча 1 нче суд участогына җибәрелде.

   

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International