140 меңнән артык татарстанлы «Госуслуги.Дом» кушымтасын куллана

2024 елның 27 сентябре, җомга

Татарстанлылар гомумйорт мәсьәләләрен  актив рәвештә онлайн хәл итә. Республикада яшәүче 140 меңнән артык кеше «Госуслуги.Дом» түләүсез мобиль кушымтасын йөкләгән һәм аңа порталдагы исәпкә алу язуы ярдәмендә кергәннәр.

 Кушымта аша счетчик күрсәткечләрен тапшырырга, ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләргә, йорттагы планлы эшләр һәм авария хәлләре турында белергә, идарәче оешмага мөрәҗәгатьләр җибәрергә, гомумйорт мәсьәләләре буенча тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.

 Кушымта күршеләр белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирәчәк — анда өй чатлары каралган. «Госуслуги.Дом» порталында идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар ТКХ дәүләт мәгълүмат системасына тапшыра торган барлык мәгълүматлар бар.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International