Өч тапкыр 25шәр мең

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

 Бер генә көн дә штрафсыз үтми – бу торак инспекторларының максаты түгел, ә эш көннәре. Шикаятьләр килә, инспекторлар тикшерү белән чыга, хокук бозулар ачык күренә, нәтиҗәдә – вазыйфаи затларга штрафлар.

 Татарстанның Торак инспекциясе Әлмәт районыннан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә планнан тыш тикшерүләр уздырды. Ул Түбән Мактама штп. Завод урамындагы 4 нче йортта үтте.  Мөрәҗәгать итүче зарланган бөтен нәрсә расланды: 1,2 номерлы подъездлар подвалында салкын су торбалары ага, подвалда чүп-чар өелгән, даими рәвештә канализациядән су басу эзләре, подвал санитар яктан эшкәртелмәгән, йортның цоколе һәм отмосткасы бозылган һәм башка хокук бозулар бар.

Әлмәттә Чернышевский урамындагы 39 нчы йортта да булдылар. Биредә шулай ук күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен тиешенчә карап тотмау очрагы билгеләнде: подвалда канализация торбалары ага, нәтиҗәдә – дым, үзәк җылыту торбаларында кайбер урыннарда җылылык изоляциясе юк, бик-келә арматурасында коррозия һәм башкалар.

Өченче адрес: Совет ур., 165а йорт. Биредә фатирларның берсен су басуның бөтен дәлилләре бар: түшәмдә һәм стеналарда сары таплар, штукатурка куба, баскыч мәйданчыгында да шул ук күренеш, подвалда юеш, канализация суларыннан күлләвек, үзәк җылыту торбаларында коррозия.

«ЖЭУ 11» ҖЧҖ, «АСЦЖ» ҖЧҖ һәм «Альянс» ҖЧҖ вазыйфаи затлары гамәлләрендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу билгеләре күренә: күпфатирлы йортлар белән идарә итү лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашырыла.

 Һәркайсына карата 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Һәм хокук бозуларны мәҗбүри рәвештә бетерү күрсәтмәсе бирелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International