Күмәк гариза: Госуслуги.Дом кушымтасында яңа мөмкинлек

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Госуслуги.Дом мобиль кушымтасында яңа функция барлыкка килде – күмәк гариза. Бу  – инициативалы яшәүчеләр һәм идарәче оешма арасындагы хезмәттәшлекне гадиләштерәчәк күршеләрнең уртак онлайн-мөрәҗәгате.

Күмәк гариза идарәче оешма эшчәнлегенә бәйле аеруча мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен күпфатирлы йорт милекчеләренә берләшергә мөмкинлек бирәчәк. Идарәче оешмалар өчен яңа функционал шулай ук өстенлек булып тора – хәзер бер типтагы берничә гаризага җавап формалаштырырга кирәкми, чөнки күршеләр бөтен йорттан бер мөрәҗәгать җибәрәчәк.

Күмәк гариза булдыру өчен Госуслуги.Дом кушымтасында мөрәҗәгать төзегәндә «галочка» куярга гына кирәк. Күмәк гариза юллаганнан соң башка милекчеләргә Госуслуги.Дом кушымтасыннан пуш-белдерү килеп, алар аңа «Күршеләр гаризасы» бүлегендә кушыла алачак. Күбрәк милекчеләрне җәлеп итү өчен күршеләр белән VK Мессенджерындагы йорт чатында күмәк гаризага сылтама белән уртаклашырга мөмкин.

Күмәк гариза, аңа кимендә тагын бер милекче кушылса, инициатор аны идарәче оешмага җибәрә ала. Кушымтаның функциональлеге шулай ук, әгәр ул актуаль булмаса, гаризаны бетерергә мөмкинлек бирә. Идарәче оешма җавап биргәч, барлык кушылган күршеләр пуш-хәбәрләр алачак.

 

   Россия Төзелеш министрлыгы мәкаләсе нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International