Суд Торак инспекциясенең капиталь ремонтның төбәк операторына карата дәгъваларын хуплады

2024 елның 20 сентябре, җомга

 Йортларны капиталь ремонтлау кампаниясе чорында республика Торак инспекциясе еш кына дәгъвалар белдереп, хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмәләр биреп килде. Фонд барысын да төзәтергә тиеш булган сроклар тәмамланганнан соң, хокук бозуларның бетерелмәгәнлеге ачыкланды. Инспекция җәмәгать судына ике дәгъва бирде.

 Әле июньдә үк Фондка хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмәләр бирелгән иде. Беренче очракта Фонд эшчәнлек турында тулы мәгълүматны яшереп, ТКХ ДМС системасына урнаштырмаган иде.

  Икенчесендә – финанс хисабы буенча күп кенә хокук бозулар:

- татарстанлыларның капиталь ремонтка керткән кертемнәре тулы күләмдә исәпкә алынмый,

- кертемнәрне түләү өчен барлык милекчеләргә дә түләү документлары күрсәтелми,

- кертемнәрне түли торган йортлар һәм аларның счетлары турында тулы мәгълүмат Торак инспекциясенә бирелми.

Бер ай эчендә хокук бозулар бетерелергә тиеш иде. Кабат тикшерү үзгәрешләр булмавын күрсәтте. Инспекция судка мөрәҗәгать итте. Фемида карар кабул итте: һәр дәгъва буенча штраф – 10 000 сум.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International