«Эйбэт» ИК директорына 50 мең сум штраф салынды

2024 елның 20 сентябре, җомга

«Эйбэт» идарәче компаниясе исемен акламый: эш стилен характеристикалау өчен «начар» антонимы гына туры килә. Нәкъ менә начар эшләгән һәм лицензия таләпләрен бозган өчен идарәче компания башлыгына 50000 сум штраф салынды.

Татарстан Торак инспекциясенә Спорт урамындагы 21 нче йортта яшәүче мөрәҗәгать итте. Түбән камалы идарәче компаниянең күп кенә проблемаларны бетерү буенча чаралар күрмәвеннән зарланды. Инспектор тикшерү белән урынга чыкты һәм түбәндәгеләрне ачыклады: подвалны кайнар су һәм канализация сулары баскан, көнкүреш чүп-чарлары белән чүпләнгән, су белән тәэмин итү стояклары герметик түгел, подъездлардагы стеналардан штукатурка коела – барлыгы 7 хокук бозу очрагы. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Әйбәт» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 50 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

Хокук бозулар 21 октябрьгә кадәр бетерелергә тиеш. Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмә үтәлешен тикшереп торачак.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International