Сез түләп барган акчалар махсус счетларда тупланып барамы?

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Үз йортларын капиталь ремонтлауга акчаларын махсус счетта туплаучы татарстанлылар игътибарына: керемнәрне контрольдә тотыгыз һәм башка максатларга чыгымнарны рөхсәт итмәгез. Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт өчен кертемнәр ике юл белән туплана: махсус счетта яки капиталь ремонт буенча региональ оператор счетында.

 Махсус счет хуҗасы һәр ай саен 10 нчы көнгә кадәр Татарстанның Торак инспекциясенә барлык мәгълүматларны кәгазьдә һәм электрон рәвештә хәбәр итәргә: хисапны электрон почтага җибәрергә яки ТР ТМФ ДМС системасына урнаштырырга тиеш.

 Инспекция хезмәткәрләре счетларга мониторинг үткәрделәр һәм шунысын ачыкладылар: Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 01.03.2022 елгы боерыгының 2.6 пунктын бозып, мәгълүматны яшерәләр.

Казандагы 740 күпфатирлы йортның 305 генә махсус счетлар буенча мәгълүмат биргән. Торак инспекциясе идарәче оешмалар җитәкчелегенә мондый хәлнең рөхсәт ителмәве турында искәртә. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. буенча идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына карата беркетмәләр төзү турында 28 хәбәр җибәрелде. 21 беркетмә төзелде, шуларның 15 – идарәче компанияләр җитәкчеләренә, 6 – торак милекчеләре ширкәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комплексы рәисләренә.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сез түләп барган акчалар махсус счетларда тупланып барамы? Идарәче оешма (ИК, ТМШ) җитәкчесеннән мәгълүмат сорагыз – сезнең акчалар сакланамы яки агымдагы ремонтка тотыламы? Капиталь ремонт өчен түләнә торган акчалар башка чыгымнарга тотыла алмый.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International