Мамадыш, Алабуга, Менделеевск шәһәрләрендә идарәче компанияләр баш торак инспекторыннан шәхсән кисәтү алдылар. Александр Тыгин Алабуга районара инспекциясенең яңа башлыгы Лилия Фионова белән берничә йортны карап чыкты.
Мисал өчен, Мамадышта Төзүчеләр урамындагы 1нче йортта вентиляция системасы эшләми. Идарәче компания җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, монда әлегә кадәр капиталь ремонт тәмамланмаган, түбә төзекләндергәндә технологик процесс бозылган. Капиталь ремонт буенча төбәк операторы «ТКХ фонды» коммерциясез оешмасына кисәтү бирелде.
Давыдов урамындагы йортта су баскан подвал һәм законсыз урнаштырылган келәтләр табылды. Йортта яшәүчеләр гомумйорт милкенең бер өлешен рөхсәтсез биләп алганнар. Идарәче компания директорына шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Аннары район җитәкчелеге, идарәче компанияләр вәкилләре һәм ресурслар белән тәэмин итүчеләр башкарма комитетта очраштылар. Александр Тыгин торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру, җылыту сезонына сыйфатлы әзерләнү һәм коммуналь хезмәтләрне өзлексез күрсәтү кирәклегенә басым ясады.
ТР ДТИ матбугат хезмәте