Татарстанлылар игътибарына: ИК алмаштыру турында беркетмәләр килде

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе казанлыларга, чаллылыларга һәм түбән камалыларга мөрәҗәгать итә: Инспекциягә лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре килде.

Җыелыш беркетмәләре нигезендә, Яшьлек урамындагы 6а һәм Авангард урамындагы 51 номерлы йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән «Строим будущее» ИК» ҖЧҖ сайлаганнар.

Түбән Кама шәһәрендә Шинчылар урамындагы 31 Б номерлы йортта яшәүчеләр элек «ПЖКХ-17» ИК» ҖЧҖ дип аталган, хәзер  «Әйбәт» ИК» ҖЧҖ буларак аталучы оешманы сайлаганнар.

 Казан шәһәрендә Курынов урамындагы 5 номерлы к.4 йорт милекчеләре «Светлая долина» ИК» ҖЧҖ сайлаганнар.

Әгәр фатир милекчеләре идарәче компанияләрне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International