Түбән Кама идарәче компаниясе башлыгы кабат штрафка тартылды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау һәм идарәче компания директорын лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен административ җаваплылыкка тарту турында.

Түбән Кама идарәче компаниясе башлыгына һөнәри бурычларын үтәмәгәне өчен 70000 сум штраф салынды. Мәктәп бульвары урамындагы 3 нче йортта инспектор җитди хокук бозуларны тапты, шуның аркасында җылыту сезонына өзелү куркынычы яный.

Татарстанның Торак инспекциясенә проблемалар турында милекче хәбәр итте: яңгыр вакытында түбәдән су үтә. Түбәсе дә какшаган, су агызу системасы да агымнарны күтәрә алмый.  Барлык фактлар да расланды. Һәм боларның барысы да – бу йорт киләчәк салкын чорга тулысынча әзер дип танылганнан соң. Җылыту сезонына әзерлек паспорты 1 августта ук рәсмиләштерелгән, ә чынлыкта «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе җылыту чорына әзерлек буенча төп таләпләрне үтәмәгән. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компания директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 70 000 сум күләмендә административ штраф салынды. Бу компания башлыгы тарафыннан кылынган чираттагы бозу. Тагын бер хокук бозу факты була икән, алга таба дисквалификация көтә.

27 сентябрьгә кадәр идарәче компания барлык хокук бозуларны бетерергә тиеш. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контролендә.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International