Рәискә 5000 сум штраф салынды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Торак инспекциясе чираттагы мәртәбә Бөгелмә «Нефтяник» торак милекчеләре ширкәтендә булды: В.Ленин урамындагы 141нче йортта яшәүчеләрдән ширкәт рәисенең гамәл кылмавына карата 2 шикаять килде.

 Инспектор йортны тикшереп, түбәндәгеләргә тап булган:

- подъездларга керү урынындагы козырекларның таяныч конструкцияләре зарарланган,

- вентиляция торбаларындагы штукатурка җимерелгән,

- бер фатирның балкон стенасы җимерелгән,

- балконнар өстендә панельләр һәм козыреклар тоташкан урыннар төзек булмау сәбәпле, фатирларда стеналардан су ага.

 Рәискә 5000 сум штраф салынды. Финанс җәзасы хокук бозуларны бетерү бурычын үтәүдән азат итми.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International