«Партнер» ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенә кисәтү белдерелде

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Татарстанның Торак инспекциясенә «Строймастер» ҖЧҖ хезмәт күрсәтүчесеннән аларның Көек авылы, Яшьләр урамындагы 21/1 һәм 25нче күпфатирлы йортларга җылылык бирүне туктатулары турында хәбәр килде. Сәбәбе – милекчеләрнең җыелган бурычлары.

«Строймастер» коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча үз йөкләмәләрен намус белән үтәүче кулланучыларга җылылык бирүне туктатуны законнар белән тыюны игътибарсыз калдырган. Татарстанның Торак инспекциясе хезмәт күрсәтүчегә бу хакта искәртте. Ә бу йортларга хезмәт күрсәтүче «Партнер» ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенә кисәтү белдерелде: алар дәгъва эшен алып барырга, тәэмин итүче хезмәтләре өчен тулы күләмдә түләү алсын өчен, барлык чараларны да күрергә тиеш.

 

 ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International