«Заречье» ИК директоры административ җаваплылыкка тартылды

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Татарстан Торак инспекциясенә казанлыдан шикаять килде: түбәдән су ага, подъезд коточкыч хәлдә. Инспектор планнан тыш тикшерү белән урынга чыкты.

Казанның Урицкий урамындагы 11 нче йортта түбәдә, төтен юллары янында, чормада чүп-чар һәм су үтү эзләре, подъездлардагы стеналарда ярыклар һәм штукатурка коела, йортның отмосткасы утыра.

 «Заречье» ИК директорына административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аңа кисәтү һәм хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International