Татарстан Торак инспекциясе законда күпфатирлы йортта милекчеләрнең гомуми җыелышын торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасын (ТКХ ДМС) кулланып, читтән торып тавыш бирү рәвешендә уздыру мөмкинлеге каралганлыгы турында искәртә.
Милекчеләрнең гомуми җыелышларын электрон рәвештә уздыруның өстенлекләре:
- гомуми җыелышларны электрон тавыш бирү юлы белән уздыру гомуми җыелышларны уздыру процессын оптимальләштерә һәм гадиләштерә;
- КФЙ беренче җыелышны шундук онлайн-режимда үткәрергә һәм милекчеләргә торак-коммуналь хуҗалык системасындагы шәхси кабинет яки «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасы аша тавыш бирергә мөмкин булачак;
- онлайн-тавыш бирү гомуми җыелышларны әзерләү һәм уздыру, шулай ук тавыш бирүгә йомгак ясаганда тавышларны санау вакытын кыскарта;
- нинди дә булса сәбәпләр аркасында гомуми җыелышта көндезге формада (шәхсән катнашу) йә көндезге-читтән торып һәм читтән торып тавыш бирүләрдә (карарның тутырылган язма бланкын тапшыру) катнаша алмаган милекчеләргә дә катнашырга мөмкинлек бирә;
- карарларны яисә милекчеләрнең имзаларын ялганлау мөмкинлеге юк.
Сезне кызыксындырган барлык сорауларны безгә Telegram аша бирә аласыз https://t.me/gji_rt
ТР ДТИ матбугат хезмәте