Татарстанның Торак инспекциясе гражданнарны күчмә кабул итә

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Гражданнарны күчмә кабул итү – татарстанлылар белән элемтә каналларының берсе. Татарстанның Торак инспекциясе кабул итүнең яңа формасын – өйдә консультацияне башлап җибәрә.  

Сез безгә үз йортыгызның проблемалары турында язып, йортның тиешенчә каралмавын дәлилләүче фото һәм видео җибәрегез, идарәче оешма җаваплар һәм вәгъдәләре сканын юллагыз. Һәм сезгә йортны тикшерү өчен республиканың Торак инспекциясе җитәкчелеге киләчәк.

 ВКонтактеда «ТР ДТИ» төркемендә яки  «Татарстанның Торак инспекциясе» Telegram мессенджерында «Күчмә кабул итүгә язылырга» дигән өлештә шәрехләр калдырыгыз. Модератор элемтәгә керер һәм кабул итүгә язар.

 

     ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International