Йөкләмәләрне һәм законны санга сукмау акча тора

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Нефтяник» торак милекчеләре ширкәте рәисе суд тарафыннан федераль законнарны бозуда гаепле дип табылды: ул ТКХ системасына 2023 ел кварталлары һәм быелның 1 кварталы өчен арадаш бухгалтерлык хисабын кертмәгән.

Татарстанның Торак инспекциясе эш материалларын судка җибәрде. Рәис Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча хокук бозган. Судья 5000 сум штраф билгеләде.

Җәза да, гаепләнүче сыйфатында судта булу факты да ТМШ рәисенә тиешле йогынтыны ясамады. Ул тагын шул ук статья буенча гаепле, ләкин бу юлы хокук бозулар исемлеге күпкә күбрәк: мәгълүмат системасына 7 мөһим документ урнаштырылмаган. Алар арасында мәгълүмат: рәиснең үзе, идарә һәм ревизия комиссиясе әгъзалары турында, индивидуаль һәм гомуми исәпләү приборлары күрсәткечләре, идарә эшчәнлеге турында еллык хисап һ.б.

Эш материаллары җәмәгать судына җибәрелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International