Гамәл кылмаган өчен 25 мең

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Менделеевск районыннан Татарстан Торак инспекциясенә шикаять килде - Татар Чаллысы авылында Җиңү урамындагы 2 нче йорт ремонтка мохтаҗ.  Тышкы яктан йорт, беренче карашка, нык күренә. Әмма фатирларның стеналарында ярыклар бар, фундаменты таркала, түбәсеннән су үтә – гаризада шулай диелә.

Инспектор тикшерү белән урынга чыкты. Барлык фактлар да расланды. Быел биредә фундаментны ремонтларга тиешләр булганнар. Ләкин подрядчы хәтта эшкә керешмәгән дә: проект белән проблема, махсуслаштырылган оешманың бәяләмәсе юк.

Тикшерү вакытында да түбәдән су үтә иде. Идарәче компания башлыгы проблеманы чишү өчен бернәрсә дә эшләмәгән. Нәтиҗәдә  25 000 сум штраф түләячәк: ул административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә дә бирелде. Республиканың Төзелеш министрлыгына капиталь ремонт ясау срокларын киләсе елга күчерү турында хат җибәрелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International