900дән артык йорт торак-коммуналь хуҗалык системасына кертелмәгән

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

ТКХ ДМС системасында 942 күпфатирлы йорт буенча мәгълүмат юк. Идарәче компанияләр йортларның кадастр номерларын кертмәгәннәр. 

Антилидер элеккечә – Әлмәтнең «УКЖД «Новация» ҖЧҖ: бер ай эчендә нибары 1 йорт мәгълүмат керткән, тагын 97 буенча кертергә кирәк.  Икенче урында шулай ук Бөгелмәнең «Нефтяник» ИК» ҖЧҖ. Нефтекала коллегалары кебек үк исемлекне 1 йортка гына кыскартканнар, тагын 76 йорт буенча кертергә кирәк. Ә менә Казанның «Вахитов районы ИК» ҖЧҖ вәзгыятьне төзәткән диярлек: 6 йортны кертәсе калган, ә барлыгы 63 йорт бар иде.

 Чистай районының «Речники» идарәче компаниясе – 70 йорт, Зеленодольскиның «Осиново» компаниясе – 65, Әлмәтнең «ЖЭУ-11» компаниясе – 56, Тукайның «Тамерлан» компаниясе 44 йорт мәгълүматларын кертмәгән.

Шулай ук Казан, Лаеш, Саба, Алабуга, Кукмара, Питрәч, Мөслим һәм Нурлат районнары компанияләре дә бар исемлектә.

    Исегезгә төшерәбез, торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы татарстанлыларга үз компанияләренең эшен, өйләренә күрсәтелә торган хезмәтләрне контрольдә тотарга, гомуми җыелышта онлайн катнашырга ярдәм итәчәк. Онлайн режимда системаның рәсми сайты аша татарстанлылар торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен счетларны карый һәм түли, исәпләү приборларында күрсәткечләр кертә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар турында белешмәләр сората, планлы эшләр һәм йорттагы авария хәлләре турында белә ала. 942 йортта яшәүчеләр өчен бу әлегә мөмкин түгел.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International