Түбән Кама халкына тудырылган уңайсызлыклар өчен штраф

2024 елның 6 сентябре, җомга

Түбән Кама халкы 3 ай эчендә берничә тапкыр кайнар су белән тәэмин итү хезмәтеннән мәхрүм ителгән. Чишмәле, Сөембикә, Гагарин, Корабль, Чәбия, Ямьле урамнарындагы 30 йортта, Химиклар, Тынычлык һәм Төзүчеләр проспектларында яшәүчеләр май аеннан бирле берничә тапкыр кайнар сусыз калганнар. Сәбәбе – авария. Һәм һәрвакытта да хезмәт күрсәтүче су белән тәэмин итүнең өзелү вакыты буенча срокларны бозган.

Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре прокурорлар белән берлектә яшәүчеләрнең кайнар су белән тәэмин итү буенча хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәү буенча мөрәҗәгатьләрен карадылар. Хезмәтләр белән тәэмин итүче хезмәтләр тәнәфесенең рөхсәт ителә торган нормасыннан артып киткән.

 Кайнар су җиткерүче «ВК и ЭХ» АҖ халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 50 мең сум күләмендә штраф салынды.

 Исегезгә төшерик, 354 нче кагыйдәләрнең 1 нче кушымтасының 4 нче пунктына ярашлы рәвештә, кайнар су бирүне туктатуның рөхсәт ителгән дәвамлылыгы: 1 ай дәвамында 8 сәгать (барлыгы), берьюлы 4 сәгать, тупик магистральдә авария булганда – рәттән 24 сәгать.

    

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International