Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин Арчада киңәшмә үткәрде. Биредә Инспекция киң күләмле тикшерүне төгәлләде, нәтиҗәләр турында башкарма комитетта район башлыгы Илшат Нуриев катнашында узган киңәшмәдә фикер алыштылар.
Александр Тыгин капиталь ремонт үткәрелә торган йортларны, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән йорт яны территорияләрен карады һәм җылыту сезонына әзерлек барышы белән танышты.
Район газетасы журналистларына биргән интервьюсында Баш инспектор, Тукайның ватаны башка районнар фонында лаеклы күренә, дип хәбәр итте.
«Идарәче компания башкарма комитет җитәкчелегендә шактый нәтиҗәле эшли. Кышка әзерләнүдә куркынычлар юк, капиталь ремонт сыйфатлы башкарылган. Аерым кисәтүләр бар, подрядчы аларны бетерә. Тулаем алганда, Арча торак-коммуналь хуҗалыгы Инспекциядә шик уятмый, шелтәләр юк», – дип билгеләп үтте Александр Тыгин.
Зәйнуллин урамындагы 10 А, 12А һәм 12бб йортлары дегет өстәде. Фатирларның берсендә төзек булмаган вентиляция каналы аркасында күгәрек табылган. Өч йортның да цокольләре коточкыч хәлдә: утырмалар һәм ярыклар бар. Йортларга тиешенчә хезмәт күрсәтмәгән өчен идарәче компания директорына административ эш кузгатылды. Компания җитәкчесенә 50 000 сум күләмендә штраф яный. Һәм хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте