Бер ай эчендә бетерергә

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Ай дәвамында идарәче компания Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамындагы 9 нчы йортның подъездларын тәртипкә китерергә тиеш. Йортта яшәүчеләрнең берсеннән шикаять килеп, инспектор йортны тикшерде. Нәтиҗә – штраф һәм күрсәтмә.

        Тикшерү барышында Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәре подъездларда тәртип бозуларны ачыкладылар: күптән инде ремонт ясалмаган, идән плитәләре купкан, почта тартмалары ватылган, кабель-каналларның бөтенлеге бозылган, чыбыклар эленеп тора, тамбур ишегендә пыяла юк.  

        Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 50 000 сум күләмендә штраф салынды.

       Идарәче компаниягә ачыкланган хокук бозуларны 27 сентябрьгә кадәр бетерергә кушылды.  Күрсәтелгән эшләрне башкару инспекция контролендә тора.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International