Әлмәтлеләр газ хезмәткәрләрен фатирларга кертми

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең биш кешесе белгечләргә газ җиһазларының техник торышын тикшерергә рөхсәт итмәүләре өчен административ җаваплылыкка тартылды. Ленин урамындагы 50,52, 56 йорт һәм Шевченко урамындагы 64 йорт милекчеләре законны бозганнар, моның өчен штраф түләргә тиеш булачак.

Һәркемгә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча хокук бозу турында карар чыгарылып, 5000 сум күләмендә штраф билгеләнде.

Газ хезмәткәрләре тикшерү белән килергә хокуклы, алар абонентка тиешле сыйфаттагы газ бирү бурычын үтиләр. Абонент үз чиратында газ белән тәэмин итүче вәкилләренең тикшерү үткәрү өчен газ кулланучы җайланмага керүен тәэмин итәргә тиеш.

 Мошенниклар турындагы куркулар аңлашыла.  Шуңа күрә газ хезмәткәрләре үзләренең килүләре турында алдан ук хәбәр итә.  Татарстанлылар һәрвакыт газ хезмәтенә түләүдә күрсәтелгән телефон буенча шалтырата һәм тикшерү үткәреләме-юкмы икәнен ачыклый алалар. Моннан тыш, тикшерүчеләрнең теләсә нинди газ анализаторларын сатарга тырышмавын да онытырга ярамый. Аларның бурычы – газ плитәсенең һәм колонканың төзеклеген тикшерү.

   

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International