Татарстанның Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин бүген Әлмәт районы Ямаши мәктәбендә тантаналы линейкада булды.
Беренче сыйныф укучыларына аерым котлаулар җиткерелде. Малайлар һәм кызлар әлегә таныш булмаган, ләкин бик якты тормышка аяк бастылар, анда аларны ачышлар һәм яңа дуслар көтә.
Чыгарылыш укучыларының да елы үзенчәлекле – һөнәрне билгеләргә, тормыш юлын сайларга кирәк булачак.
Уңышлар сезгә!
Укучыларга бетмәс-төкәнмәс энергия һәм үҗәтлек, педагогларга ныклы сәламәтлек, яңа идеяләр һәм һөнәри казанышлар, ата-аналарга балалары өчен горурлык телибез.
Уку елы һәркем өчен уңышлы булсын!
ТР ДТИ матбугат хезмәте