Соравыңны online бир

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

  Сез Татарстанның Баш дәүләт торак инспекторына шәхсән үзегез сорау бирергә телисезме, әмма Казанда яшәмисезме? Сезне сишәмбе көнне online-кабул итүдә көтәбез.

     Республика халкына районара торак инспекциясенә килергә кирәк булачак, аннан видео-конференц-элемтә системасы буенча мөрәҗәгать итүчене республиканың баш инспекторы белән тоташтырачаклар.

    Кабул итү һәр сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр үткәрелә. Билгеләнгән көнне һәм сәгатьтә килергә тиешле районара инспекцияләрнең адреслары  сайтта урнаштырылган.  ВКонтактеда «ТР ДТИ» төркемендә яки  «Татарстанның Торак инспекциясе» Telegram мессенджерында «Оnline-кабул итүгә язылырга» дигән өлештә шәрехләр калдырыгыз. Модератор элемтәгә керер һәм кабул итүгә язар.

 

     ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International