Татарстанның Торак инспекциясе «ТКХ фонды» күрсәтмә җибәрде

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

        Татарстанның Торак инспекциясе «ТКХ фонды» коммерциясез оешмасына К.Габишев урамындагы 1нче йортта капиталь ремонт буенча хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә җибәрде.

        Инспекторлар тикшерү барышында кайбер хокук бозуларны ачыкладылар. Беренчедән, йортта капиталь ремонт 15 августта тәмамланырга тиеш булган, график 30%  артта бара. 

Түбәдә ремонт технологиясен бозу теркәлде, шуның аркасында яңгырлар вакытында фатирларны һәм баскыч мәйданчыкларын су баскан.

    Икенчедән, вентканалларны сыйфатсыз штукатурлаганнар һәм гидроизоляция катламын герметиксыз салганнар. Моннан тыш, тикшерү вакытында чистарту

һәм вентиляция каналларын тикшерү акты да юк иде. Түбә ремонтыннан соң вентиляция каналлары, бер ай элек тикшерелгән булса да, алдагы тикшерү һәм чистартуга бәйсез рәвештә тикшерелергә һәм чистартылырга тиеш.

    Барлыгы 9 хокук бозу очрагы ачыкланды, барысын да 23 сентябрьгә кадәр төзәтелергә тиеш. «ТКХ Фонды» КО директоры һәм «КСК» ҖЧҖ подрядчысын административ җаваплылыкка тарту өчен эш материаллары ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенә җибәрелде.

 

     ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International