Подвалдагы бассейн өчен 25 мең сум

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

     Чаллының күпкатлы йортларының берсендә подвалны канализация пычраклары баскан, монда асылда пычрак сулардан бассейн барлыкка килгән. Бөтен өйдә түзә алмаслык ис.

    Татарстан Торак инспекциясенә Чулман проспектындагы 39 нчы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар вәзгыятьне тасвирлап, «Строим будущее» ИК ҖЧҖ заявкаларына тәэсир итмәвеннән зарландылар.

    Мөрәҗәгать буенча тикшерү кысаларында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды. Чаллы шәһәренең «Строим будущее» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка һәм 25 000 сум күләмендә административ җәзага тартылды.

    Подвалда гомумйорт инженерлык коммуникацияләрен карап тотудагы хокук бозулар бетерелгән.

 

     ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International