Лицензияне озайтудан баш тартылды: «КОННЕКТ» ИК» ҖЧҖнең йортлар белән идарә итәргә хокукы юк

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстанның Торак инспекциясенә «Коннект» ИК» ҖЧҖ мөрәҗәгать итте.  Лицензиянең гамәлдә булу вакыты бетеп килә, киләчәктә дә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләргә, Питрәч районының Көек авылында күпфатирлы йортлар белән идарә итәргә планлаштыра.

Компания җитәкчелеге Инспекциягә лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Профильле бүлек хезмәткәрләре тикшерү вакытында торакларны карап тотучының үз финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турындагы мәгълүматны яшерүе турында ачыкланды. Тулы мәгълүмат ирекле кулланылышта булырга тиеш, аны торак-коммуналь хуҗалык системасында урнаштырырга тиешләр булганнар.

Идарәче компания РФ ТК 161 ст. 10.1 өлешендә билгеләнгән таләпләрне үтәмәве сәбәпле, аңа лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайтудан баш тартылды.

 

     ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International