Түбән Кама районара торак инспекциясенә Красный Ключ бистәсендә яшәүче кешедән мөрәҗәгать килде. Ир-ат «электр белән тәэмин итү» коммуналь хезмәтен чикләүгә шикаять язган.
Совет урамындагы 47нче йортта яшәүче кеше коммуналь хезмәт өчен 2 ай эчендә 1260 сумга якын бурычы булган. Әгәр дә аның исәпләү приборы булмаса, норматив өчен түләү 1299 сумга якын булыр иде. Аерма зур түгел, әмма бу идарәче компаниягә бурычлының гаиләсен чикләргә мөмкинлек бирми. 2 ай өчен түләү исәпләнгән норматив күрсәткечләрдән артмаган, димәк, чикләү өчен нигезләр юк. Әгәр дә бурыч бу нормативтан аз гына булса да артып китсә, ИК гамәлләре законлы булыр иде.
«ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ карата мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтү белдерелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте