Автокала идарәче компаниясе административ җаваплылыкка тартылды

2024 елның 23 августы, җомга

         Чаллы шәһәренең «Паритет» идарәче компаниясе Т.Кереселидзе бульвары буенча 12 нче йортта коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозган. Моның өчен Татарстанның Торак инспекциясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартты һәм 5 000 сум күләмендә штраф салды.

         Тикшерүгә сәбәп булып торакларны карап тотучыларга проблема белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән йорт кешесенең мөрәҗәгате хезмәт итте. Шулай ук хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә дә бирелде, ул Чаллы районара инспекциясе контрольдә тотылачак.

 

     ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International